Парклар һәм скверлар дирекциясе «Казан» Гаилә үзәге янындагы Яңа ел афишасын игълан итте
Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта Яңа ел бәйрәм чараларының программасын игълан итте. Быел ул, кышкы бәйрәм чараларының ел саен вакыт-вакыт кабатлануына ишарәләп, «Тагын түгел, ә яңадан» дип аталачак.
«1-7 һәм 13 гыйнварда «Казан» Гаилә үзәге янында төрле тематик чаралар узачак. Әйтик, 1 гыйнварда барлык совет Яңа ел фильмнарын хәтердә яңартачакбыз һәм совет киноларындагы яраткан җырларны башкарачакбыз. 2 гыйнварда бездә «Карнавал төне» чарасы уза, анда оригиналь жанр артистлары, Руслан Риманас театры чыгыш ясаячак. 3 гыйнварда сезне ретро-ритмнарга кушылып биергә чакырабыз. Бу 80, 90, 2000нче еллар музыкасы булачак», - диде Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
5 гыйнварда «Казан» Гаилә үзәге янында танылган татар башкаручылары катнашында татар Яңа елы планлаштырылган. 6 гыйнварда Тимерьюлчылар мәдәният сарае артистлары балалар спектакле күрсәтәчәк.
«7 гыйнварда, Раштуа төненнән соң, Казан шәһәренең фольклор коллективлары белән бергә әйлән-бәйлән уйнаячакбыз – рус Яңа елын каршы алачакбыз. 13 гыйнварда бергәләп иске Яңа елны бәйрәм итәчәкбез. Гомумән, тагын түгел, ә яңадан төп чыршы янында күңел ачабыз», - диде Мостафин.