Башкортстанда Русия ватандашлыгы алган 111 мигрантны хәрби исәпкә куйганнар
Аларның өчесен хәрби чакырылыш кысаларында мәҗбүри хәрби хезмәткә алганнар, өчесе исә ихтыяри буларак контракт төзеп Русия гаскәренә ялланган. Мигрантларны эшли һәм яши торган урыннарыннан эзләгәннәр.