Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү даталары билгеле
![Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләрен үткәрү даталары билгеле](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/2/18/81d2439d4cff1db127b6a32ff0a5045e.jpg)
Мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау 24-25 майда, ә чыгарылыш кичәләре 28-29 июньдә узачак. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдерде дип яза РИА Новости.
«Шулай ук без бүген фикер алыштык, төбәкләрдә Соңгы кыңгырау үткәрү турында карар кабул иттек: Соңгы кыңгырауларны 24-25 майда, ә 28 һәм 29 июньдә чыгарылыш кичәләрен үткәрергә карар кылдык», — диде Кравцов журналистларга.