Мамадыш халкы махсус операциягә киткән якташларына ярдәм күрсәтә
Татарстанның Мамадыш районындагы Югары Сон авылы халкы хәрбиләргә беренчеләрдән булып гуманитар ярдәм әзерли башлады. Барысы да «Әнием бәлешләре» акциясе белән башланып китте, ул вакытта мобилизацияләнгән солдатлар әле республика территориясендә, полигоннарда өйрәнү уза иде. Ул вакытта авыл халкы 100 пирог әзерләгән. Хәзерге вакытта активистлар окоп шәмнәре, чәк-чәкләр һәм өй токмачы ясау белән мәшгуль.
Бүген авылдан хәрби зонада биш егет хезмәт итә, хәтта бер гаиләдән өч бертуган Ватанны сакларга киткән. Телефоннан сөйләшүләр вакытында авылдашлар солдатлардан нинди әйберләр кирәклеге турында кызыксына, шуннан соң җирле волонтерларның алга таба планнары формалаша.
Гөлсирә Муллахмәтова сызымнар өчен җаваплы. Ул тимер банканың зурлыгын үлчи һәм картонга тамгалар ясый. Шәмнәрне тимер банкалардан һәм картоннан ясыйлар. Иң катлаулы өлешен - эретелгән парафинны район үзәгендә салалар. Аннары әзер продукт солдатларга җибәрелә.
«Окоп шәмнәре сугышчылар өчен алыштыргысыз әйбер. Алар аз урын ала, озак яна һәм кулланганнан соң да берничә сәгатькә җылысы кала. Аның ярдәмендә ризыкны җылытырга да була. Шуңа күрә авыл халкы башка юнәлешләр буенча эшне туктатып, шәмнәр белән генә шөгыльләнә башлады», - дип сөйләде мәдәният йорты директоры Гөлсинә Гарипова.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимиятләр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген, шул исәптән Россиянең иминлеген гарантияли торган шартлар булдыруны да белдерә.