Алтайдагы Сабантуйда татар утары төзү өчен актанышлар 10 млн сум акча тотачак
Акчаларны Актаныш районы бүлеп бирә. Эшне башкаручыга йорт, тегермән, сәүдә рәтләре, эскәмияләр, мәчет һәм ярышлар өчен корылмалар төзергә кирәк булачак. Барлык эшләрне бу елның 20 мартына кадәр тәмамлыйсы. 25 май көнне исә Алтайда Гомумтөрки Сабантуй үтәчәк.