Метшин Казан халкын Россия көне белән котлады: Без илебезнең тарихы белән горурланабыз
![Метшин Казан халкын Россия көне белән котлады: Без илебезнең тарихы белән горурланабыз](https://www.tatar-inform.ru/resize/shd/images/uploads/news/2024/6/12/5f1b402f6474d48afc0fb82f96a8f43d.jpg)
Казан мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Россия көне белән котлады. Әлеге бәйрәм – илебезнең милли бердәмлеге һәм бәйсезлеге, Россия Федерациясенең күпсанлы бердәм халыкларының нык характеры һәм көчле рухы символы, дип билгеләп үтте ул казанлыларга мөрәҗәгатендә.
«Бүген илебез – суверен, мөстәкыйль дөнья державасы. Бу – бер зур гаилә, һәм монда һәр кеше, һәр россияле Ватанның чәчәк атуына үз өлешен кертә», — дип китерә Метшин сүзләрен мэриянең матбугат хезмәте.
Казанлылар – максатчан, инициативалы һәм талантлы кешеләр, алар Ватан хакына тырышу идеалларына тугры, дип өстәде шәһәр җитәкчесе. Россиянең күп гасырлык тарихы, төрле һәм үзенчәлекле мәдәни һәм рухи традицияләре белән барыбыз да горурланабыз, дип ассызыклый Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Россия халкы ата-бабалар мирасын саклый һәм шул ук вакытта заман белән бергә атлый: технологияләрне үстерә, тормышын яхшырта.
Сүзен йомгаклап, Метшин казанлыларга бәхет, игелек, иминлек һәм саулык, шулай ук бу бәйрәмнең бөеклеге шәһәр халкына яңа көч һәм илһам өстәвен теләде.