Татарстанда тагын яңгыр явачак, температура +22 градустан да югары күтәрелми
![Татарстанда тагын яңгыр явачак, температура +22 градустан да югары күтәрелми](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/6/27/e0b098435b1b2ea6825bd12b889e1517.jpg)
Бүген Татарстанда салкынча һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Казаннан тыш, урыны белән яңгыр ява, көндез республиканың көнчыгышында ул бераз көчәя.
Төньяк-көнбатыштан һәм төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә. Көндезге сәгатьләрдә аның тизлеге кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, секундына 14 метрга кадәр көчәя.
Салкын төннән (+8..+13 градус) соң, көндез республика территориясендә температура +17..+22 градуска кадәр (Казанда +19..+21 градуска) күтәреләчәк.