Башкортстандагы балалар лагеренда агулану очраклары теркәлгән
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Башкортстан буенча идарәсе Әбҗәлил районындагы «Уральские зори» балалар лагеренда тәрбияләнүчеләрдә кискен эчәк инфекциясе очракларын теркәгән. Ведомство мәгълүматлары буенча, санитар-эпидемиологик тикшерү 27 июньнән бирле алып барыла. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Эпидемиологлар килгән вакытка авыру билгеләре булган бер бала ачыкланган. Кискен эчәк инфекциясе симптомнарына зарланып элегрәк мөрәҗәгать иткән калган балалар тикшерелгән һәм медицина күзәтүендә. Гигиена һәм эпидемиология үзәге азык һәм чимал пробаларын өйрәнә, персонал һәм объектның санитар торышы тикшерелгән. Вазгыять даими контрольдә», - дип искәрттеләр Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсендә.
\