13 ноябрьдә Казанда НАТО трофей техникасы күргәзмәсе ачыла
Иртәгә, 13 ноябрьдә, Казан Үзәк стадионы парковкасында «Дөреслектә көч – горурлык һәм Җиңү» трофей хәрби техника күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә 14 Көнбатыш хәрби техникасы, шул исәптән Abrams танкы, М113 бронетранспортерлары, Мarder, Bradley пехота хәрби машиналары, Mastiff, Kirpi бронялы автомобильләре һәм ату һәм танкка каршы корал үрнәкләре тәкъдим ителәчәк.
Казан – әлеге күргәзмә тукталган уникенче нокта һәм аны кабул итүче дүртенче миллионлы шәһәр. Экспозициянең төп максаты – махсус операция зонасында көрәшүче хәрбиләрнең батырлыгы турында искә төшерү.
Күргәзмәне 19 ноябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр бушлай килеп күрергә була.
Экспозицияне Свердловск, Чиләбе, Курган, Төмән, Кемерово, Новосибирск, Оренбург өлкәләрендә, Алтай республикасында, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автоном округларында инде 1 миллионнан артык кеше караган.