Төмән эшмәкәре Зөфәр Мөхәммәтшин: Май-октябрьдә авыл халкыннан җиләк-җимеш җыябыз
Төмәндә җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр Зөфәр Мөхәммәтшин авыл халкы белән ничек эшләүләрен аңлатты. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.
«Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше тенденциясе һәм органик, табигый продуктларга ихтыяҗның артуы күзәтелә. Бу безне табигатьнең бай ресурсларына – Төмән өлкәсендәге авыл һәм районнарда үскән җиләк-җимеш һәм гөмбәләргә игътибар итәргә этәрде. Авыл халкы еш кына җыелган җиләк-җимешләрен һәм гөмбәләрен сату кыенлыгы белән очраша. Бу безгә авыл һәм район халкы өчен уңайлы һәм отышлы сату мөмкинлеге тәкъдим итәргә шартлар тудырды», - диде ул.
Аның сүзләренчә, компаниянең миссиясе авыл халкыннан шәһәр кулланучыларына кадәр экологик яктан чиста җиләк-җимеш һәм гөмбәләр белән тәэмин итүнең тотрыклы чылбырын булдыру.
«Без Төмән өлкәсенең татар авылларында яшәүче кешеләр белән хезмәттәшлек итәбез, алар урманнарда һәм кырларда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр җыялар. Сезон вакытында безнең команда ерак авылларга барып продукцияне кабул итә, гадел бәяләр тәкъдим итә. Майдан октябрьгә кадәр авыл халкыннан җиләк-җимеш җыябыз», - диде ул.
Ул мисал китерде. «Төмән өлкәсенең Ялуторов районында 15 авылда җиләк-җимеш һәм гөмбәләр күпләп үсә. Бер авылда уртача өч кабул итү ноктасы бар. сезон вакытында бер нокта көненә 1,5-2 тонна чимал җыя. Халыктан 1 килограмм 160 сумнан кабул ителә. Бер кеше уртача 60-90 килограмм чимал җыя, бу 10-15 мең сум чиста табыш бирә», - диде.
Җиләк-җимеш һәм гөмбәләрне башта машинадан сатсалар, хәзер үз кибетләрен ачканнар. «Башта без машиналардан гына саттык. Соңыннан бина арендалап, аны склад-кибеткә әйләндердек, шулай беренче «ЯгодГрад» ачылды. Без үзебезнең файдалы проектларны дәвам итәбез һәм авыл җире тормышында актив катнашабыз», - диде.
Эшмәкәр сүзләренчә, киләчәктә җиләк-җимеш һәм гөмбәләрдән продукция җитештерү өчен цех ачу, зур ритейлерларга чыгу һәм Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдән зур күләмдә товар китерүне оештыру нияте бар.