Түбән Кама – Мәскәү рейсы бортында бомба турында белдергән пассажир тоткарланган
Түбән Кама – Мәскәү рейсы пассажирын җәнҗал куптарган һәм һава судносы бортында бомба шартлату белән янаган өчен Шереметьево аэропортында тоткарлаганнар.
Очыш вакытында ир-ат әдәпсез сүзләр әйткән, башка пассажирлар һәм бортпроводникларга бәйләнгән, шулай ук самолетта бомба шартлату белән янаган. ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, очкычта шартлау куркынычы булган әйберләр табылмаган. Әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.