15 февральгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә
15 февральгә кадәр Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премия җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, Ватан мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыгы белән аерылып торган, авторлык стиленең үзенчәлегенә, яңалыгына һәм оригинальлегенә ия булган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать белеме һәм сәнгать өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.
Җиңүчеләргә Лауреат исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом, лауреатның мактау билгесе һәм таныклык тапшырыла.
Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан тапшырыла.
Әсәрләрне Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм иҗат берлекләре, шулай ук предприятиеләр, фәнни учреждениеләр, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр тәкъдим итә.