Татарстанда бераз буран һәм -18 градуска кадәр салкын көтелә
Җомга, 17 гыйнварда, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә – көнбатыш районнарда, ә көндез төбәкнең күпчелек территориясендә кар һәм җепшек кар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Аерым районнарда бераз буран, шулай ук бозлавык һәм секундына 11 метр тизлектә җил булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -15..-10 градус тәшкил итә, аязган вакытта -18 градуска кадәр суыта. Иртән көнбатышта -10..-5 градус булуы көтелә. Көндез исә -6..-1 градус, көнчыгышта -10 градус булачак.
Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.