Миңнеханов һәм «Газпром СПГ технологии» сыекландырылган газ базары турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром СПГ технологии» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм сату өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Очрашу республика Хөкүмәт йортында Татарстан Рәисенең эш кабинетында узды. Яклар төбәк территориясендә сыекландырылган табигый газ җитештерү һәм сату инфраструктурасын үстерү мәсьәләләрен карады.
Сөйләшүләрдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.