Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Марат Әхмәтов язучыларга: Ике съезд арасында 226 китап чыккан, бу бик аз

Татарстан язучылар берлегенең чираттагы корылтаенда Марат Әхмәтов язучыларга активрак эшләргә, мәктәпләргә ешрак барырга, басылып чыккан китаплар санын арттырырга киңәш итте. Бу турыда ул корылтайда чыгышында әйтте. Татарстан Язучылар берлегенең чираттагы XX корылтае Казанның «Корстон» үзәгендә үтте.

Республиканың иң зур иҗади берләшмәсе әгъзаларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы сайты.

Корылтайда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин хисап доклады белән чыгыш ясады. Ул язучылар оешмасының 2021-2024 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләсе дүрт елга бурычлар билгеләде.

Язучылар берлеге әгъзаларына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзен Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов укыды.

«Сез иҗат иткән әдәби әсәрләр, нинди милләт һәм дин вәкиле булуга карамастан, барлык укучыларның күңелендә чагылыш таба. Әлеге күзгә күренми торган диалог үткән белән киләчәк арасында бәйләүче җеп булып тора, мәдәниятебез өчен мөһим булган кыйммәти ориентирларны саклап калырга ярдәм итә. Республикада әдәби иҗат үсешенә һәрвакыт игътибар белән карадылар. Корылтай нәтиҗәле дискуссияләр, иҗади эзләнүләр белән уңышлы узар һәм яңа башлангычлар һәм хәлиткеч карарлар өчен нигез булыр, дип ышанам. Сезгә иҗади ачышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм рәхмәтле укучыларыгыз күп булуын телим», – диелгән Рәис мөрәҗәгатендә.

Республика Язучылар Берлеге эшчәнлеген югары бәяләп, Марат Әхмәтов Дәүләт Советы депутатлары һәм ТР Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе исеменнән язучылар оешмасына рәхмәт белдерде.

«Язучылар берлеге күп кенә иҗади кешеләр өчен терәк көч булып тора, - диде ул. - Күбегез белән Туган телләр комиссиясе утырышларында, төрле чараларда һәм форумнарда бергә эшлибез. Чөнки сезнең сүзегез, сезнең фикерегез безнең өчен бик мөһим. Әдәби интеллигенция туган телнең һәм мәдәниятнең язмышына битараф түгел».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, әдәби иҗатта актив булуга карамастан, Язучылар берлегенә укучылар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр уздыруда тырышлык һәм кыюлык җитми.

«Каләм осталарына иҗат итү сәләте мулдан бирелгән. Ә менә оештыру осталыгы һәм берләшү сәләте турында, кызганыч, алай дип әйтеп булмый, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Татарстанда мең ярым мәктәп, шул кадәр үк диярлек мәдәният үзәкләре һәм китапханәләр, йөзләгән музей бар. Бу мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, чакыруны көтеп утырырга түгел».

Марат Әхмәтов шулай ук Язучылар берлеге эшчәнлегендәге проблемалы мәсьәләләрнең берсе буларак китапны рекламалау һәм әдәби сәнгатьне пропагандалау эше җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмавын атады. «Әдәби иҗат - ул рухи товар. Ул сатылырга һәм файда китерергә тиеш, - дип ассызыклады парламент башлыгы урынбасары. - Моның өчен, беренче чиратта, авторлар үзләре пиар белән шөгыльләнергә тиеш. Ике корылтай арасында республикада 226 китап басылып чыккан, бу безнең республика өчен бик аз. Шушы аз гына күләмне дә әдәбият эшлеклеләре үзләре җитәрлек дәрәҗәдә рекламаламый. Безнең күбрәк китаплар нәшер итәрлек мөмкинлекләребез бар, бу мәсьәләләрдә республика Рәисе безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Әмма бу китапларга ихтыяҗ булырга тиеш».

Марат Әхмәтов шулай ук корылтайда катнашучыларның игътибарын нәшриятлар язучыларның иң яхшы әсәрләрен эзләү, сайлап алу, бастырып чыгару һәм укучыга җиткерү юнәлешендә максатчан эшләве мөһим булуга юнәлтте. «Татарстанда дистәгә якын нәшрият предприятиесе китап продукциясен җитештерә, - диде ул. - Әмма авторлар белән турыдан-туры эш җайга салынмаган. Бу юнәлештә Язучылар берлеге активрак позиция күрсәтергә тиеш».

Бүген киләсе дүрт елга Татарстан Язучылар берлегенең рәисе сайланды. Әлеге вазифага Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин яңадан билгеләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России