Татарстанда сөт җитештерү якынча 4 процентка арткан
2025 елның беренче кварталында Татарстанда 546,8 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 3,9 процентка күбрәк. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыл хуҗалыгы оешмаларында 455,2 мең тонна сөт җитештерелгән, бу 2024 елга караганда, 23,1 мең тоннага күбрәк. Бер сыердан уртача савым 2151 килограмм тәшкил итә яки узган елга караганда 129 килограммга (106,4 процент) артык», - диелә хәбәрдә.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видео-конференц-элемтә режимында Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Боровой рәислегендә сөт терлекчелеге буенча киңәшмә узды.
«Татарстан 2026 елга сөтнең планлы үсеше иң зур булган төбәк булып тора – гамәлдәге куәтләрдә үсеш 142,4 мең тонна. Республика шулай ук, 2024 ел белән чагыштырганда, 2030 елга сөт җитештерүне планлы үстерү буенча төбәкләр унлыгында беренче урында тора», – дип ассызыклады ул.
Татарстанда сөт юнәлешендәге 575 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 210,9 мең баш сыер бар.