РКБ баш табибы Шәвәлиев Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы департаментына эшкә күчә
Рафаэль Шәвәлиев Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифасыннан китә. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га клиниканың матбугат хезмәтендә расладылар.
Фото: © «Татар-информ»
Рафаэль Шәвәлиев ТАССРның Актаныш районы Пучы авылында туа. 1997 елда Казан дәүләт медицина университетын, 2002 елда ординатураны тәмамлый.
1997 елдан ул КДМАның гомуми һәм ашыгыч хирургия кафедрасында табиб-интерн булып эшли. 1998 елдан – Менделеевск үзәк район хастаханәсендә табиб-хирург. 2000 елдан 2007 елга кадәр «онкология» белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаганнан соң ул Казанның «Горонкодиспансер»ында табиб-онколог булып эшли.
2007 елдан 2009 елга кадәр – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләр буенча идарәче. 2009 елдан Казандагы сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы. 2010 елдан – Республика балалар клиник хастаханәсен җитәкли. 2018 елның апреленнән – Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы.
Рафаэль Шәвәлиев киткәннән соң клиниканы кем җитәкләячәге турында соңрак билгеле булачак.