Путин дәүләт органнарында эшләүче махсус операция ветераннары артачагына ышаныч белдерде
Президент Владимир Путин хакимият органнарында вазифалар башкаручы махсус хәрби операция ветераннары саны артачак, аерым алганда «Геройлар вакыты» программасы ярдәмендә, дигән ышаныч белдерде.
«Вәкиллекле хакимият органнарына барлык дәрәҗәләрдә хәрби хәрәкәтләр ветераннары – ышанычлы, җаваплы һәм принципиаль кешеләр килә. Алар үзләре турында сүз белән түгел, ә конкрет эшләр, реаль гамәлләр, конкрет инициативалар ярдәмендә лаеклы рәвештә белдерә», – дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
Президент «Геройлар вакыты» федераль программасы һәм Россиянең күп кенә төбәкләрендә гамәлгә ашырыла башлаган башка кадрлар проектлары ярдәмендә мондый парламентарийлар һәм депутатлар саны артачагына ышануын өстәде.
Ел башында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Батырлар. Татарстан геройлары» проекты эшли башлады. Проект махсус хәрби операция катнашучыларының потенциалын һәм лидерлык сыйфатларын ачу һәм алардан яңа идарәчеләр командасын формалаштыру максаты белән гамәлгә ашырыла. 30 мартта «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының беренче этабы тәмамланды – барлыгы 1604 гариза кабул ителде. Гаризаларның күбесе Татарстаннан, әмма Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 104 гариза бирүче дә бар.