Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова үзе яшәгән Нәдер авылында җирләнде

Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова соңгы елларда үзе яшәгән Нәдер авылында җирләнде.

Фәридә Исмәгыйлева: «Клара апаны исән чагында күреп калдым»

«Кичә Уфада Фидан Гафаровны озату мәрасимендә булып, шуннан Клара Булатованы да озатырга кайтып җитешә алдым», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Фото: Фәридә Исмәгыйлева

Ул соңгы тапкыр Клара Булатова белән аның туган көнендә – 18 мартта күрешүен искә төшерә. «Безнең «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире Рәфкать Шаһиев Клара апаның авыруы турында әйткәч, барып кайтырга кирәк дип уйладык. Чәчәкләр белән килдек, бергә фотоларга, видеога төштек. Аның «Узган гомернең минеке калганнары» дигән шигырь юлларын укыдым һәм шунда елмайган килеш күрдем. Без бит элек Әлмәттә кара каршы тәрәзәләр белән бер йортта яшәгән идек, аннары алыр йорт салып Нәдергә күченделәр. Шунда барып өлгергәнемә сөенәм – Клара апаны исән чагында күреп калдым», - ди ул.

1993-2020 елларда «Әкият» татар дәүләт курчак театры директоры булган Роза Яппарова Клара Булатова белән студент чакта бер тулай торакта яшәвен искә төшерә. «Безнең бүлмәгә Роза Туфитуллова янына бик керә иде – алар бер группада укыдылар. Хәсән Туфанның аңа язган шигырьләрен сөйли иде. Ул вакытта әлеге шигырьләр беркайда да басылмаганнар иде. Клара Булатованың мәхәббәт турындагы шигырьләре искиткеч. Кирәксә, ул – бик усал итеп тә әйтә алган шагыйрә. Гомумән, аның шигырьләре көчәнеп язган әйберләр түгел. Бик белемле, аның белән аралашу бик кызыклы иде, шаккатып, авызына карап тыңлап торырлык. Татар поэзиясендә якты эз калдырган шагыйрә», - ди ул.

Атлас Гафиятов: «Табигатьтән шагыйрь! Шагыйрьлеге өстенә феноменаль хәтер!»

«Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов үзенең укытучысы булган Клара Булатова турында сүзен: «Ул – Аллаһы Тәгаләдән зур талант бирелгән сирәк кешеләрнең берсе иде. Университетта диплом эшен дә шигырь белән язган кеше бит ул. Андый хәл университет тарихында булмагандыр инде», дип башлады.

«Гомере буе мәктәптә балалар укытты: мин укыган Яңа Кәшер мәктәбендә, Колшәриф авылында, Түбән Мактама мәктәбендә, Әлмәт гимназиясендә укытты. Сарман, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск якларында юктыр инде ул очрашуларга бармаган мәктәпләр. Табигатьтән шагыйрь! Шагыйрьлеге өстенә феноменаль хәтер! Дәрестә Тукай, Такташ, Туфан шигырьләрен магнитофон язмасына яздырылган кебек укый иде. Бу өч шагыйрьне ярата иде. Клара апа белән шалтыратышып тордык, соңгы вакытта сөйләшә алмый башлаган иде. 18 мартта туган көне белән котлаганда да сүзләрне өзеп-өзеп кенә сөйләшә иде. Бүген иртән генә ире Нәфис абый шалтыратты. Ул, аягы шешеп, үзе дә операция ясаткан иде. Ул унынчы яртыда шалтыратты, 10 тулып киткәч, «Клара апа китеп барган» дип, сеңелкәш шалтыратты. Нәфис абый үзе дә була аламы әле? Үзем дә хастаханәдә йөрим әле, иртәгә җирләсәләр, кайтыр идем. Бүген булса, кайта алмыйм, үкенечкә кала», - диде ул.

Ләйсән Сафина: «Ул һәрвакыт рифма белән сөйләшә иде»

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR директоры Ләйсән Сафина да Клара Булатова белән аралашып яшәгән.

«Клара апа белән бәйле булган хатирәләр чынлап та аз түгел, иң беренчесе: Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт татар гимназиясендә укыганда татар теле дәресләренә, кунак итеп, Клара апаны чакыралар иде. Иң кызыгы шунда: аның шигыре кайда бетеп, үз сүзе кайда башланганны без аңламыйча да кала идек, чөнки ул һәрвакыт рифма белән сөйләшә иде», ди ул.

«Клара апа бик уникаль кеше иде, ул бит безнең Әлмәт телевидениесендә күп еллар дәвамында «Җомга» тапшыруын алып барды. Аны Әлмәттә белмәгән-танымаган бер кеше дә юк. «Дулкыннар» иҗат бәйгесен оештырганда әйткән бер сүзе истә: «Мин Әлмәттә калып кына әрәм булганмын, Казаныгызга килсәм, сезне ду китерә идем», – дигән иде. Бу – чыннан да шулай. Бик зур талант иясе. Чичән шагыйрә. Әйткән һәр сүзе үтемле, шундый аңлаешлы һәм тирән фикерле иде», - ди Ләйсән Сафина.

Равил Сабыр: «Хәлен белешеп тордык, барып йөрдек»

Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, драматург Равил Сабыр: «Әлмәттә алар ике байрак иде инде: Саҗидә Сөләйманова белән Клара Булатова. Клара апа соңгы вакытта авырый иде, хәлен белешеп тордык, барып йөрдек, булыша алган кадәр булыштык та. Чәчәкләр алып килгәч, «чәчәкләр яратам» дип, сөенеп кабул итә иде», дип искә алды.

Белешмә: ​Клара Булатова – күренекле татар шагыйрәсе, укытучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән.​

1954 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Клара Булатова Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннары ул Әлмәт районының Колшәрип, Яңа Кәшер, Түбән Мактама авылларында, шулай ук Әлмәт шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укытучылык эшчәнлегенә 40 елдан артык гомерен багышлый. ​

Клара Булатова 2015 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты була. 2019 елда «Татарстанның халык язучысы» исеме бирелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России