Әлмәт Мәңгелек ут кабызуның ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә
Әлмәт Мәңгелек ут кабызуның ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Юбилей уңаеннан, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган тантана узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ярты гасыр элек, Бөек Җиңүнең 30 еллыгы уңаеннан, комсомол хәрәкәте активистларының тырышлыгы нәтиҗәсендә Әлмәттә изге ут кабызылды, ул халык хәтеренең һәм хәрби данның мәңгелек сакчысына әверелде.
Юбилей уңаеннан, балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Сүнмәс ялкынның 50 еллыгы» дип аталган тантана узды. Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова һәм «Татнефть Профсоюз» төбәкара профсоюз оешмасы рәисе урынбасары Андрей Зимин мөрәҗәгать итте. Алар тарихи хәтерне саклауның һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар.
Бәйрәм чарасы шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте. Бу вакыйга Әлмәттә Мәңгелек утның 50 еллыгына багышланган чараларның берсе.
1 майда Әлмәттә истәлекле митинг һәм тантаналы автоузыш булды.