«KazanForum»да Әфганстан делегациясен вице-премьер Абдулгани Барадар җитәкли
Әфганстанның вакытлы хөкүмәте «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» халыкара икътисади форумында катнашачак делегация составын килештерде.
Делегацияне икътисад буенча беренче вице-премьер Абдулгани Барадар җитәкләячәк. Делегация составында шулай ук сәнәгать һәм сәүдә министры Нуруддин Азизи һәм транспорт һәм гражданнар авиациясе министры Хәмидулла Ахундзада да булачак.
Моннан тыш, форум эшендә Әфганстанның 35 зур коммерция компаниясенең җитәкчеләре катнашачак.
«Форумда зур контрактлар имзаланачак. Беренче тапкыр Әфганстан товар җитештерүчеләре күргәзмәсе узачак», - дип сөйләде «Татар-информ»га Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы ел саен Татарстан башкаласында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үткәрелә. 2024 елда чарага 87 илдән 20 меңнән артык катнашучы җыелды. Форум кысаларында Ислам банкингы, партнерлык финанславы, эшмәкәрлек, инвестицияләр, логистика һәм хәләл яшәү рәвеше темаларына фикер алышулар уза. Бу юлы форум 13-18 майда үткәрелә.