Татарстан синоптиклары яшен һәм җилнең көчәюе турында кисәтә
Иртәгә, 8 июльдә, Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил, яшенле яңгырлар фаразлана. Казанда төнге сәгатьләрдә яңгыр яварга мөмкин, дип ачыклык кертә метеорологлар.
Бофорт шкаласы буенча тизлеге секундына 13,9 – 17,1 метрга кадәр булган җил каты, ә секундына 17,2 – 20,7 метрга кадәр булган җил бик каты дип исәпләнә.