Татарстан юлында, автобус белән бәрелешкәннән соң, җиңел машинаның йөртүчесе һәлак булган
Бүген Татарстанның Тукай районында Lifan автомобиленең 68 яшьлек йөртүчесе автобус белән бәрелешкән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Альбина Шафеева.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, нәтиҗәдә җиңел автомобильнең йөртүче урында ук һәлак булган, ә пассажирын хастаханәгә озатканнар.
Бәхеткә, автобустагы 30 пассажирның берсе дә зыян күрмәгән.