Мөслим районы Иске Чакмак авылы мәчетенә ай куелды
Мөслим районы Иске Чакмак авылы мәчетенә ай куелды. Бу хакта «Мөслим-информ» район мөхтәсибәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу кечкенә матур авыл тагын да яктырып, нурланып киткәндәй булды. Мәчет авыл халкы, киң күңелле иганәчеләр, авылдашлар көче белән сафка басты», - диелгән хәбәрдә.