Путин Россиядә хәрби хезмәт узу тәртибен ачыклый торган указ чыгарды
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт узуны ачыклый торган указ имзалады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан.
Хәзер чит ил гражданы булган хәрби хезмәткәрләр гадәттән тыш һәм хәрби хәл шартларында гына түгел, ә коралланган низаглар, шулай ук мобилизация чорында да бурычларын үти ала.
Хәрби хезмәттән азат ителү өчен берничә нигезгә ия булган контрактчылар, аерым очраклардан тыш (мәсәлән, әгәр хәрби хезмәткәр чит ил агентлары реестрына кертелгән булса), аларның берсен үзләре теләгәнчә сайлау хокукына ия булды.
Искәртеп үтик, шулай ук гражданлыгы булмаган кешеләргә Оборона министрлыгы белән контракт төзергә һәм Россия Хәрби-диңгез көчләрендә хәрби хезмәт узарга мөмкинлек бирә торган закон да үз көченә керде.
Яшәү урынын алмаштыру турында хәрби комиссариатка хәбәр итмәгән өчен җәза да кырысландырылды. Хәзер моның өчен 10 меңнән 20 меңгә кадәр административ штраф каралган.