Татарстанда трассада бүрәнәләр төялгән йөк машинасы ауган, җиңел машинага зыян килгән
Бүген Алабуга районында трассада зур тизлектә барган йөк машинасы ауган. Машинага төялгән бүрәнәләр «Лада» автомобиленә зыян китергән.
«Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, нәтиҗәдә йөк машинасының һәм җиңел автомобильнең йөртүчеләре хастаханәдә.
Юл һәлакәтенең шартлары ачыклана.