Икътисадчы керемнәрне арттыру юллары турында сөйләде
Үз керемнәреңне өстәмә актив керем чыганаклары яки инвестиция булдырып арттырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясе күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев хәбәр итте.
Алдарак хәбәр ителгәнчә, Россия халкы реаль хезмәт хакыннан 1,5 тапкырга артыграк хезмәт хакы көтә. Гражданнар көткән хезмәт хакы аена 146 мең, әмма Росстат статистикасы буенча 2025 елның апрель аена факттагы уртача хезмәт хакы бары тик 97,3 мең булган.
«Күбрәк эшләргә, әмма бу баналь инде... Шулай ук инвестицияли башларга мөмкин, мәсәлән, биржада», – диде икътисадчы.
Шулай ук ул ташламалар һәм кэшбеклардан файдаланырга, эшләп тапкан акчага сакчыл булырга киңәш итте.
«Акчаны һәрвакыт санарга, тупланма счетларда тотарга кирәк. Ашыгыч рәвештә нәрсәдер алырга кирәк булса, акчаны тупланма счеттан төп карта счетына күчерәсең. Барысы да керем китерергә тиеш», – дип өстәде Александр Разуваев.
Моннан тыш, үз керемнәреңне карьеры үсеше ярдәмендә дә арттырып була.
«Әлбәттә, карьера баскычы буйлап югарырак күтәрелгән саен, акча да күбрәк булырга тиеш», – диде икътисадчы.