Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда күпбалалы гаиләләргә автобуслар тапшырды
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикадагы күпбалалы гаиләләргә яңа автобуслар тапшыру тантанасы булды. Чара Камал театрның яңа бинасы янындагы мәйданда «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивале кысаларында узды. «Атлант» маркалы, уналты урынлы автобус ачкычларын ата-аналарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автобусларга республиканың төрле районнарында яшәүче алты гаилә ия булды, аларның һәрберсе ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин күпбалалы әти-әниләр яшь гаиләләр өчен үрнәк булып тора диде. Ул мондый гаиләләрдә үскән балалар үз әти-әниләренә ышанычлы терәк булыр һәм күпмилләтле республиканың актив һәм хөрмәтле гражданнары арасына керер дигән ышаныч белдерде.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстанда яшьләр үсешенә һәм аларның үз-үзләрен күрсәтүгә бөтен шартлар да булдырылган, шулай ук гаиләләргә, шул исәптән, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү дәүләт сәясәтенең өстенлеге булып тора. Ул катнашучыларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
Бүләкләнүчеләр арасында – Чаллы шәһәреннән Яруллиннар гаиләсе бар, алар 13 бала тәрбияли. Иң зурысына 22 яшь, ә төпчекләренә 2 яшь, ә быел гаиләдә тагын ишәю көтелә. Гаилә башлыгы Радик Идрис улы инженер-технолог булып эшли, ә аның хатыны Елена Валерьевна «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңүче.
Шулай ук Әлмәт районыннан 12 бала тәрбияләүче Федоровлар гаиләсе дә автобуска ия булды. Гаилә башлыгы Денис Александрович слесарь-сантехник булып хезмәт куя, ә аның хатыны Ирина Александровна йорт һәм балалар белән шөгыльләнә. Төпчекләре Павелга әле җиде ай гына. Гаилә башлыгының яраткан шөгыле – музыка, ул еш кына хәйрия чараларында чыгыш ясый.
Арча районында яшәүче Сәфәргалиевлар гаиләсендә 10 бала тәрбияләнә, шулай ук аларда да ишәю көтелә. Ир белән хатын икесе дә Арча педагогия көллиятендә укыган. Гаилә башлыгы Илшат Илһам улы электрсварщик һәм электрик булып эшли, ә әниләре Гөлназ Гайсә кызы үзен тулысынча балалар тәрбияләүгә багышлаган.
Алабуга районыннан Гильдебрант гаиләсе дә автобус алды. Алар 10 бала тәрбияли. Гаилә башлыгы Максим Робертович үзмәшгуль, ә хатыны Ольга Сергеевна – хуҗабикә.
Яшел Үзән районыннан Винокуровлар һәм Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар гаиләсе дә унар бара тәрбияли һәм алар да автобусларга ия булды.
Хәзерге вакытта Татарстанда 60 мең чамасы күпбалалы гаилә яши, аларда 200 меңгә якынча бала тәрбияләнә.
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.