Актаныш районының Әнәк авылында «Бабайда кунакта» паркының биш еллыгына әзерләнәләр
Актаныш районының Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» мемориаль комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
Быелның августында «Бабайда кунакта» мемориаль комплексы ачылуга 5 ел тула. 2020 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә һәйкәл куелды. Биредә ял паркы, төзекләндерелгән һәм җәяүлеләр юлы салынган яр буе, Гаилә агачы, республика халыкларының бердәмлеген символлаштыручы ротонда, Татарстанда Илбашы туган авыл күрсәтелгән карта, инфостендлар һәм арт-объектлар урын алган.
«Хәзерге вакытта «Бабайда кунакта» мемориаль комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Төзүчеләр агачтан эшләнгән корылмаларны буйый, агач култыксаларны тимергә алыштыра, үләннәрне чаба. Шулай ук, сәхнә ремонтлана. Балалар мәйданчыклары да яңартыла. «Авыл халкы да кулыннан килгәнчә ярдәм итә», – ди Пучы авыл җирлеге башлыгы Айгиз Гыйлемов.
Август аенда комплесның 5 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы булачак, диелә хәбәрдә.