Балтач районында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе була
19 июльдә 10.00 сәгатьтә Балтач районы Бөрбаш авылында XVIII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узачак. Һәр елны үткәрелүче милли бәйрәмгә Татарстан дин әһелләре, күпләгән татар зыялылары, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырулы. Балалар өчен Сабантуй Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балаларның катнашуы көтелә. Сабантуй балаларның Коръәннән аятьләр һәм догалар укуы, мөнәҗәт, шигырь һәм кайткан кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылачак. Бәйрәм көн дәвамында төрле уен-ярышлар белән үрелеп барачак, җиңүчеләргә тантаналы рәвештә кыйммәтле бүләкләр тапшыру көтелә.
Әлеге Сабантуйның үзенә генә хас үзенчәлеге – бәйрәмгә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу вакытта барлык уеннар да тукталып тора. Быелгы бәйрәм программасына, нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елын истә тотып, 30дан артык ярыш кертелгән.
Коръәннән аятьләр һәм догалар укучыларны бүләкләүдән тыш, күпләгән уеннар: йөгерү, кул көрәше, чүлмәк вату, таяк һәм аркан тарту, әтәч тоту, стаканга су ташу, йомырка кабып йөгерү, капчык сугышы, күз бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, төз баганага менү, утын кисү һ.б. булачак.
Сабан туеның төп бизәкләренең берсе булып татарча көрәш торачак. Ярышта катнашырга теләүчеләргә паспорт яки туу турында таныклык белән килү шарты куелган. Алар иртәнге сәгать 9.30га кадәр үлчәнеп бетәргә һәм теркәлергә тиеш.
Үз авырлыкларында чемпион исеменә лаек булган егетләр арасында бәйрәмнең төп бүләге – скутер уйнатылачак. Үз үлчәүләрендә 1, 2, 3 һәм 4 урыннарны яулаган яшь көрәшчеләргә акчалата бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.