Нурлат районында чит ил машинасы йөртүчесе «Газель» белән бәрелешкәннән соң һәлак булган
Бүген Нурлат районында Renault һәм «ГАЗель» автомобильләре катнашында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 60 яшьлек чит ил машинасы йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Газель» белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә Renault автомобиле йөртүчесе шунда ук вафат булган. Һәлак урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли.