Татарстанда тимер юл кичүендә поезд җиңел автомобильне бәрдергән, машина йөртүче үлгән
Алабуга районында «Лада Ларгус» автомобиленең йөртүчесе семафорның сигналына игътибар итмичә тимер юл кичүенә килеп кергән һәм поезд белән бәрелешкән. Бу хакта ТР Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең 40 яшьлек йөртүчесе һәлак булган.