Миңнеханов һәм Патрушев Яшел Үзәндә Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салды
Бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге суднолар төзү заводының үзәк мәйданында, легендар «Калюжный» бронекатеры янында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр салу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Диңгез коллегиясе рәисе, РФ Президенты ярдәмчесе Николай Патрушев катнашты.
Бу Яшел Үзән суднолар төзү заводы коллективын «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләү тантанасын йомгаклау чарасы булды.