Татарстан территориясендә янәдән «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде
Татарстан Республикасы территориясендә бүген иртәнге 4.10 да яңадан «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелде. Бу мәгълүмат гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында бастырылган.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде, - диелгән ведомство хәбәрендә.
Кичә, 18 июльдә, Татарстанда шулай ук «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын игълан иттеләр. Ул иртәнге 9.00 дә гамәлдән чыгарылды.