Татарстанда 19 июль көнне явым-төшемсез булачак
19 июльдә Татарстанда явым-төшем көтелми. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, җил төньяк-көнчыгыштан, тизлеге 3-8 м/с булачак.
Төнлә һава температурасы +5...+10 ка кадәр, ә көндез, көтелгәнчә, +21...+26 градуска кадәр күтәреләчәк.