Татарстанда 6,5 сәгатьтән соң «Пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдән чыкты
Татарстанда 09.40 сәгатьтә «Пилотсыз очкыч куркынычы» режимы гамәлдән чыкты. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр иттеләр.
Искәртеп үтик, әлеге режим республика территориясендә Мәскәү вакыты белән 03.14 сәгатьтән гамәлдә булды.