«Биш буын шагыйрьләре бергә» чарасының үткәрү урыны үзгәрде
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасының үткәрү урыны үзгәрде. Бу хакта «Казан утлары» телеграм-каналы хәбәр итә. Яшь иҗатчылар фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри перформанс тәкъдим итәчәк.
Җыелу урыны Татмедиа ишегалдында булачак. Чара бүген 12:00 сәгатьтә башлана.
- Моңа кадәр чара Фатих Кәрим һәйкәле янында үткәрелә, дип хәбәр ителгән иде.