Әлки районы Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Шимбә көнне, 26 июльдә, Әлки районы Иске Үргәагар авылы мәчетенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Бу мәчетнең тарихы шунысы белән игътибарга лаек: аның ишекләре совет чорында да дин тотучылар өчен ачык булган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчетнең 120 еллык юбилеена багышланган чараларда, авыл халкыннан тыш, дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әлки районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр катнашачак.
Чара сәгать 10.00да башлана. Программада кунакларның чыгышлары, вәгазь-нәсыйхәтләр, балалар өчен төрле бәйгеләр каралган.
- Үргәагар авылы: СССР чорында Хаҗга барган Рәхмәтулла бабай һәм ябылмаган мәчет