Бүген Татарстанда +32 градуска кадәр эссе булуы көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы эссе һава торышы сакланачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Республиканың көнбатышында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, кайбер районнарда 12 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Һава температурасы +27...+32 градуска кадәр җылы булачак.