Добавить новость
World News in Tatar



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Төмәннән Бибинур Сабирова: Журналистның бурычы – чынбарлыктагы дөреслекне бозмый җиткерү

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның Бибинур Сабирова турында «Һәрьяктан мактауга лаек шәхес» дип аталган язмасы чыкты.

«Педагогик хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле якташыбыз Бибинур Сабировага 3 август көнне 90 яшь тулды.

Саллы гына гомер юлында Бибинур Нигъмәтҗан кызы эшен максатлы алып бару өчен армый-талмый эшләде, бар тырышлыгы белән туган – татар теле, халкы, мәдәнияте, тарихы үсеше турында кайгыртты.

Фидакарь шәхесебез Түбән Тәүде районының Казанлы авылында 1935 елның 3 августында туа. 10 яшенә кадәр шунда үсә, башлангыч классларда белем ала. Аннары Төмән шәһәренә күченәләр. Танылган татар мәктәбендә 7 класска кадәр укый, ул заманның татар зыялылары белем үзләштергән Тубыл татар педагогия училищесында гыйлем туплый. Һәм инде күренекле шагыйребез Булат Сөләймановны биргән Сопрада эшли башлый.

Тормыш юллары аны Алабуга педагогия институтына алып китә. Татарстанда, Ташкент якларында төрле милләт балаларын укытып, тәҗрибә туплап, Бибинур Нигъмәтҗан кызы туган Себеренә 1970 елларда кайтып төшә. Белемле белгечне хуш күреп каршы алалар, җаваплы урыннарга билгелиләр. Лаеклы ялга кадәр Каскарада рус теле һәм әдәбиятын укытып, Винзили интернат-мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары булып, Төмән районының Индрәй мәктәбендә директор урынында да эшләп өлгерә. Тормышка аек карашлы, татар җанлы Бибинур Сабировага өлкә укытучылар белемен күтәрү институтының милли мәктәпләр кабинеты мөдире кебек җаваплы эшне дә тапшыралар.

Лаеклы ялда аңа икенче сулыш өргән шикелле була. Татар хәрәкәтенең активлашкан елларында ул үзендә журналист сәләтен ача һәм ялкынланып иҗат итә башлый. Өлкәдә «Яңарыш» татар газетасы эшләп киткәч, анда эчтәлекле мәкаләләрен бастыра. Аннары үзенең горурлыгы булган «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый хатын-кызлар оешмасының Төмәндәге бүлеген ачып җибәрә. Аның белән бергә «Ак калфак» журналы да чыга башлый.

«Ул эшен иҗади, максатлы алып бару өчен, бар көчен кызганмыйча армый-талмый эшләүче, бөтен барлыгы белән җәмәгать эшенә бирелгән фидакарь шәхес, - дип яза Бибинур Сабирова турында тагын бер танылган ветеран укытучы, өлкәбез мәгарифе тарихын өйрәнүче Люция Хәбибуллина «Себердә татар мәгарифе. ХХ гасыр» китабында.

Хезмәттәше, ярдәмчесе Эльза Лотфуллина бер юбилей чарасында: «Бибинур апа җитәкчелегендә «Татар гаиләсе», «Ана даны», «Уңган кыз», «Минем әти - иң әйбәт әти» өлкә конкурслары гөрләп узды. Бу бәйгеләр аша ул иң күркәм гүзәл туташларны, күп балалы аналарны, тату гаиләләрне, тырыш, хезмәт сөючән әтиләрне өлкәбезгә танытты. Бибинур апа «Сәфәр» татар театрын булдырып, үзе режиссер, үзе администратор булып, талантлы артистлар тәрбияләде дип әйтсәм дә, ялгышмам. Театр белән «Сынык беләзек», «Яучылар» спектакльләрен шәһәрдә генә түгел, авылларга чыгып куйдылар. Кайда да халык яратып карады», - дип сөйләгән иде.

Бибинур Сабирова турында тагын да бер язма таптым әле, ул Татарстанның Балтач район газетасында бастырылган. Авторы да хөрмәтле мөгаллимәнең укучысы. Күп еллардан соң яраткан укытучысы белән туган мәктәбе юбилеенда очрашалар алар. 1963 елларның сентябрен күз алдына китереп апасы белән озак сөйләшеп утыра Рәдиф Фәрзиев.

«1998 елда Татарстан журналистлар берлегенә әгъза булып кабул ителгән һәм күп еллар «Татар-информ» агентлыгының Төмән өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән, татар иҗтимагый үзәгенең иң актив җәмәгать эшлеклесе дә булган икән, - дип яза ул язмасында горурланып. - 2005 елда «Сөембикә» журналы редакциясе Бибинур апаны «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлар иҗтимагый хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен абруйлы «Сөембикә» беләзеге белән бүләкләгән. 2008 елда Бибинур апаның «Себер ханбикәсе Сүзге» дигән китабы дөнья күрә, анда Петр Ершовның Себер тарихында теркәлеп калган гүзәл шәхес, Күчем ханның сөекле хатыны Сүзгегә багышланган «Сүзге» поэмасы урыс телендә һәм Бибинур апа тәрҗемәсендә татар телендә бирелә.

...Безгә менә шундый белемле дә, актив та, милли җанлы да булган укытучылар белем биргән икән дип горурланам да, сөенәм дә мин», - дип якташларын да олы шәхеснең уңышлары белән таныштыра.

Бибинур Сабирова 2005 елда Төмән шәһәренең казан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайланып, аның белән 2020 елга кадәр җитәкчелек итте. Ул елларда бөек Тукаебызга, татар гаиләсенә багышланган чаралар еш үткәрелде. Алар зур масштабта, зур залларда оештырыла иде.

Әйе горурланырлык хезмәт, нәтиҗәле эшләр башкарылган.

Юкка гына Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов: «Бибинур апаның гомер юлында башкарылган эшләр бәясез инде алар. Ике сүз белән генә дә әйтерлек түгел. Ул легендар кеше, аның кебек юк. Тагын да туры сүзле шәхес әле. Аның язган язмалары гел дөреслек турында, нигезләп, аңлатып яза, ул татар һәм рус телләрендә иҗат итә», - ди фикердәше якташы турында.

Гел дөрес ярып баруын күренекле рәссам васыте белән дә бәйли Бибинур ханым.

«Чын журналистиканың бурычы – укучыларга чынбарлыктагы дөреслекне бозмый җиткерү, мин менә шул принципка буйсынып эшлим, караны ак, пакь итеп күрсәтә алмыйм. Дөрес, җиңел түгел болай эшләү, ата-бабалардан калган сүз дә бар бит: туры әйткән туганына ярамаган. Мин башкача булдыра алмыйм, ахирәт дустым Флораның хәләл җефете Бакый ага Урманченың васыяте дә кыйбламнан читкә китәргә ирек бирми. Мин әле мәгарифтә эшләгән елларымда әйткән иде ул: «Яз, син язарга тиеш. Себер татарлары тормышы турында яз, Себергә китеп яшәгән якташларым турында яз, ничек яшиләр икән алар анда, нинди язмышларга дучар булдылар икән, тик чынбарлыкны бозмыйча, ничек бар – шулай яз, тарихка ялган кереп калырга тиеш түгел», – ди ул.

Яза Бибинур Сабирова, аның эчтәлекле мәкаләләре өлкәбез газеталарында гына түгел, илебез, Татарстан матбугатында да урын ала. «Татарстан» радиосы белән дә элемтәсе бик җылы була. Соңгы вакытта электрон вариантка күчерелгән ak-kalfak.ru сайтында күңелен кузгаткан темаларга туктала, үрнәк кешеләр белән әңгәмәләр кора. Өлкәбездә үткән чараларда зыялылыгы тышкы кыяфәтеннән чагылган, матур, стильле киенгән Бибинур ханымны еш очратабыз. Бай рухи эчтәлек белән күркәм кыяфәт – асыл затка хас сыйфат.

Бибинур Нигъмәтҗан кызы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт сүзе, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, өлкә Думасы, башка шәһәр, район, өлкә идарәләре Мактау грамоталары белән бүләкләнгән шәхес. «Лучшие люди России» энциклопедиясендә аның турында да язылган.

Соңгы елларда гына филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара лингвистлар җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы (член-корреспонденты), 50 ләп фәнни китап язучы Фәрит Юсуповның «Себер татарлары рухи мәдәни җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе» дип аталган 5 томлык хезмәтенең рус текстлары мөхәррире булды.

«Себер татарларының бай рухи мәдәни хәзинәләренең борынгы байлыкларын йөрәгем, җаным аша үткәрү ләззәтен кичердем, алар күз алдымда илаһи нурлар белән яктыртылган дөнья булып гәүдәләнеп торды», - дип сөйләде бер тәкъдим итү кичәсендә Бибинур Нигъмәтҗан кызы.

Аңа кадәр, 2010 елда «Чын йөрәктән» хис-тойгыларын чагылдырган шигырьләр җыентыгы басылып чыккан иде.

Әлбәттә, ветеран укытучыны, кыю сүзле журналистны, актив җәмәгать эшлеклесен борчыган проблемалар шактый. Татар мәгарифе, мәдәнияте, тел проблемасы, татар гимназиясен булдыра алмый калуы һәм башкалар йөрәгендә төзәлмәслек яра булып тора. Туган телне, әдәбиятны, театр сәнгатен сөюче талантлы, чын милләт энтузиастларын туплаган «Сәфәр» театр коллективының таркалырга мәҗбүр булуы да кызганыч аның өчен.

Ләкин ул яшенә риза булып борчылып утырмый, әле дә иҗат итә, актив аралаша.

«Яңарыш» татар газетасы коллективы һәм «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе исеменнән хөрмәтле Бибинур Нигъмәтҗан кызын олы юбилее белән тәбриклибез. Гасыр кичеп килүче күркәм затка киләчәктә дә җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез. Иҗат чишмәгез күңелегезгә илһам биреп агып торсын, яңа хезмәтләрегезне көтеп калабыз».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России