Мишустин Казандагы сүтелгән ике йортны мәдәни мирас объектлары исемлегеннән чыгарды
Казанда элек сүтелгән ике бина РФ халыклары мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрнең) бердәм дәүләт реестрыннан төшереп калдырылды. Ил Хөкүмәтенең шул хактагы боерыгын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Әлеге ике бина Петербург урамында (элек бу урам Георгиевский һәм Свердлов дип аталган) урнашкан булган. Бу - Колокольников йорты һәм революционер Виктор Тихомиров яшәгән йорт. Аларның беренчесе - федераль әһәмияткә ия, икенчесе төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты саналган.
Колокольников йорты 1836 елда архитектор Фома Петонди проекты буенча торгызылган. Казан сәүдәгәре Николай Колокольников өчен төзелгән антресольле ике катлы торак бина урынында хәзер «Регина» кунакханәсе (Петербург урамы, 11 йорт) урнашкан.
Соңыннан Казан революционеры Виктор Тихомиров (1889-1919) яшәгән йорт Колокольников йортыннан бераз соңрак – 1840 елларда төзелгән.
РФ Хөкүмәтенең шушы ук карары белән төбәк әһәмиятендәге тагын бер мәдәни мирас объекты – Кострома өлкәсенең Кологрив шәһәрендә урнашкан XIX гасыр ахырына караган корылма да федераль һәйкәлләр исемлегеннән төшереп калдырылды.