«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры Зур Балалар фестивалендә спектакль тәкъдим итте
«Мәскәү, бөтен зал торып басты. Бу - чын сәнгать, искиткеч спектакль. Бөтен зал елады һәм көлде, искиткеч актерлык эше, буыннар дәвамчанлыгы темасы күтәрелгән, чын кешеләр. Миндә бик көчле тәэсир калдырды», - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән «Сфера» театры актрисасы, Мәскәү Мәдәният департаментының Мактау грамотасы, Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Мактау грамотасы, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты, «Алтын провинция» XIII Халыкара театр фестивале дипломы иясе Елена Елова.
Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә VIII Зур Балалар фестивале кысаларында «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры тәкъдим иткән «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектаклен нәкъ менә шулай бәяләделәр. Яшьләр театры 1 ноябрьдә - Санкт-Петербургта, 3 ноябрьдә Мәскәү Губерна театрында чыгыш ясады.
«Мин бу спектакльне карарга Санкт-Петербургка махсус бер көн алдан килдем. Мине актерлар таң калдырды. Бик нык тәэсир итте, профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән, күңелдә озак сакланачак», – дип билгеләп үтте Губерна театры директоры, Зур Балалар фестивале директоры Лариса Вильясте.
«Я, бабушка, Илико и Илларион» спектакле - «Россия театр постановкалары алтын фонды» бәйгесе лауреаты. Ул гомумроссия мәдәни кодын формалаштыра торган традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне трансляцияләүче Россиянең иң яхшы 100 спектакле исемлегенә кергән. Шулай ук «Алтын битлек» театраль премиясе һәм фестивале, Россиядәге милли республикалар һәм чит илләрдәге рус театрларының «Дуслык күпере» (Йошкар-Ола) халыкара фестивале, «Идел премьерасы» (Чабаксар) кебек фестивальләрдә театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан югары бәяләнде һәм аны заманча Россия театрының триумфы дип атадылар.
Театр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе яклавы астында уза торган «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.