Арчада махсус хәрби операциядә катнашучыларга кәбестә тозлыйлар
Арчаның Җиңү паркы каршындагы базарда район халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга кәбестә тозлый. Ике тонна кәбестәне «Кандишкин С. Р.» крестьян-фермер хуҗалыгы биргән. Алып кайтуны базар хуҗасы Илназ Закиров оештырган.
«Районнан чираттагы гуманитар йөк 10 ноябрьдә китәчәк, дип планлаштырыла. Егетләргә барлык-кирәк яракларны туплап җибәрергә тырышабыз. Коры ашлар ясалды, җылы киемнәр алынды, госпитальләргә мендәрләр тегелде. Хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк райондашларыбыз бердәм булып эшлиләр. Ноябрь ялларында да эш туктап тормый. Кәбестә кайттарттык, аны тозларга эшче куллар кирәк, дип социаль челтәргә язуым булды, бик күп кеше килде. Кәбестә тозлау урам базарында да, Күпербаш авылы Мәдәният йортында да бара. Күпләр өйләренә алып кайтып китте, гаиләләре белән булышучылар күп. Һәркайсы мөмкинлегеннән чыгып үз өлешен кертә. Салкын, дымлы чорга аяк бастык, шуңа күрә яшелчәләр хәрби егетләребезгә артык булмас», - диде Арча районы Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.
Югары Пошалым авылыннан Рөстәм Зыятдинов гармун тартып, җырлап кәбестә тозлаучыларның эшен тизләтә. «Җырлап тизрәк эшләнә», – ди ул.