Өстәмә хак – 126 процент: Татарстанда торак, төзелешкә караганда, ике тапкыр кыйммәтме?
Татарстан Россиядә яңа йортларга хак арттыру буенча лидер булып бара
Инженер-сметчиклар берлегенең 2025 елның октябренә булган мәгълүматларына караганда, Татарстан Россиянең барлык төбәкләре арасында яңа торакка өстәлгән хак буенча рекорд күрсәткечкә ия.
Яңа йортларда квадрат метр өчен төзелеш бәясе 106,7 мең сум була торып, республикада ул уртача 241,6 мең сумнан сатыла. Үзкыйммәте һәм сату бәясе арасында аерма 134,9 мең сум тәшкил итә, бу 126 процентлык өстәлгән хакны күрсәтә – илдә иң югары күрсәткечләрнең берсе.
Чагыштыру өчен: Мәскәүдә квадрат метр өчен төзелеш бәясе 180,8 мең сум, ә өстәмә хак 40 проценттан артык түгел. Санкт-Петербургта төзелеш үзкыйммәте – 167,3 мең сум, төзүчеләр сату бәясенә 71 процент өсти. Россия буенча уртача күрсәткеч тагын да түбәнрәк – төзелеш бәясе 93,6 мең сум булганда, өстәмә хак – 10 процент.
Узган елның октябре белән чагыштырганда, Татарстанда төзелеш бәясе 7,4 процентка арткан, шул ук вакытта яңа йортларда фатир бәяләре 19 процентка үскән. Бу бер ел эчендә фатир бәясенә өстәлгән хакның 104 проценттан 126 процентка җиткәнен күрсәтә.
Торак төзелеше бердәм мәгълүмати системасы белешмәләре берлек аналитиклары нәтиҗәләрен раслый: сервис мәгълүматлары буенча, республикада 1 квадрат метр торакның уртача төзелеш бәясе октябрьдә 83,8 мең сум тәшкил иткән. Торак квадрат метры 191,9 мең сум исәбеннән сатыла – икеләтә кыйммәт дигән сүз.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Бәяләрне арттырмагыз»
Күчемсез милек базарында бәяләр арту һәм дисбаланслар проблемасы берничә тапкыр иң югары дәрәҗәдә күтәрелгәне бар. 2023 елда ук Россия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә шушы сорауларга игътибарны юнәлткән иде.
«Узган елда төзүчеләребез торакны кулланышка кертү буенча рекорд күрсәткечләргә чыкты. Шулай да, күчемсез милек базарында билгеле дисбаланслар туа башлады: торак базары артык тула да, аннары алга таба ул «төзелеш» кыскаруына да китерергә мөмкин», – дигән иде Илбашы.
Соңрак Путинның искәрмәсенә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үз сүзен әйткән.
«Кайбер төзүчеләргә сорау бирәсе килә: сатылсын өчен бераз бәясен төшерәсегез килмиме? Төрле территорияләрдә андый мөмкинлекләр бар», – дигән министр конференциядә.
Быел гыйнвар азагында Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә Фәйзуллин янә төзүчеләргә: «Бәяләрне арттырмагыз», – дип мөрәҗәгать итте.
Фото: © «Татар-информ»
Татарстанда төзелеп килүче йортларда фатирларның яртысыннан күбрәге әле сатылмаган
Төзелеш базары артык тулу турында шикләр нигезсез булмаган – Татарстандагы вазгыять шуны күрсәтә. Күпкә арттырып куелган хак торак бәясендә генә түгел, сату күләмнәрендә дә чагылыш таба.
Торак төзелеше бердәм мәгълүмати системасы белешмәләре буенча, республикада 3,5 млн квадрат метр торак төзелеп, төзелеп килүче йортларда 57 проценты әле сатылмаган.
2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, төбәктә өлешләп төзелеш килешүләре кимүе күзәтелә. Барлыгы 14,3 мең килешү теркәлгән, бу 2024 елның шушы чоры белән чагыштырганда (15,8 мең), 10 процентка ким. Бу хакта Росреестр хезмәтенең ТР буенча идарәсе аналитик эзләнүендә хәбәр ителә.
Ипотека рәсмиләштерү дә кими: 2025 елның гыйнвар-сентябрендә 46,3 мең ипотека шартнамәсе төзелгән, 2024 елда шушы чорда ул 81,5 мең килешүне тәшкил иткән.
Фото: © «Татар-информ»
«Төзүчеләрнең чиста кереме статистик күрсәткечтән күпкә түбән»
Инженер-сметчиклар берлеге нәтиҗәләре чынбарлыкка никадәр туры килгәнен «Татар-информ» төзүчеләрдән сорады.
«Маяк» девелоперлык компаниясенә нигез салучы, «Камастройинвест» компаниясе экс-гендиректоры Дилүс Сираҗетдинов редакция белән әңгәмә барышында рәсми сатистика чынлыкта тотылган чыгымнарны күрсәтмәвен әйтте.
«Сметчиклар төзелешкә турыдан-туры киткән чыгымнарны гына карый, ләкин тагын өстәмә чыгымнарны исәпкә алмый, күпчелекне әле шулар тәшкил итә. Мәсәлән, кредит йөкләмәләре, җир участоклары бәясе кыйммәтләнү. Шуңа саннарда статистикадагы кебек андый зур аерма чынлыкта юк», – дип билгеләп узды ул.
Тулаем алганда, эксперт сүзләренчә, квадрат метр төзелешенең бердәм уртача бәясе турында сөйләү кыенрак – бу күрсәткеч объектка карап төрлечә булырга мөмкин. Шул ук вакытта Сираҗетдинов Татарстанда, аеруча Казанда, төзелеш Россиянең башка төбәкләренә караганда кыйммәткәрәк төшүен раслады. Республикада төзелеш сыйфатына карата таләпләр илдә иң кырыслардан санала икән.
«Татарстан һәм Казанда төзелеш сыйфатына карата таләпләр югары. Нормативлар турында әйтсәк, шәһәр төзелешендә проектлауның бездә җирле нормалары, әйтик, төзелеш тыгызлыгы буенча, Мәскәүгә караганда, якынча ике тапкыр түбәнрәк. Бу без бер гектар җирдә 18-20 мең квадрат метрдан да күбрәк төзи алмыйбыз дигән сүз», – дип аңлатты белгеч.
Базардагы хәлләр турында әйткәндә, Сираҗетдинов төзүчеләр хәзер бик киеренке халәттә булуын әйтте.
«Мин монда бер яңалык та әйтмәм. Төп ставка югары булганлыктан, халык акчасын депозитларда тотуны кулай саный. Бу торакка сорауның кичектерелеп торуына китерә», – дип йомгаклады ул.
Фото: © «Татар-информ»
«Статистика җир бәясен исәпкә алмый, ә Казанда ул бик югары»
«Нова-строй» компаниясе коммерция директоры Антонина Дарчинова әйтүенчә, төзелеш бәясе буенча статистика базар үзенчәлекләрен исәпкә алмый.
Аерым алганда, Казанда һәм республиканың башка зур шәһәрләрендә җир сатып алу һәм коммуникацияләр кертү өчен бәяләр зур булмаган торак пунктлардан күпкә аерыла. Шуңа күрә шәһәр үзәгендәге элиталы торакны шәһәр читендә күпләп төзелеш белән чагыштыру урынсыз. Статистика әлеге төрле проектларның уртача бәясен чыгара, тик чынлыктагы вазгыятьне чагылдырмый.
«Төзелешнең уртача бәясе буенча саннарны күргәндә, бу «хастаханә буенча уртачасы» кебегрәк дип аңларга кирәк. Мәсәлән, Казанда хәзер кыйммәтле төзү материаллары, уникаль архитектура, җир асты паркинглары белән элиталы проектлар күп. Аларның бәясе массакүләм сегменттан өстәмә сервислары хисабына аерыла. Статистикада шул ук вакытта җир бәясен исәпкә алмыйлар. Ә Казанда ул бик югары бәя. Проект элиталы булса да, ул күп акча эшләгән дигән сүз түгел, чөнки, бирүен дә күп биргән булуы ихтимал», – диде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Казанда күчемсез милек базары хәзер югары төп ставка басымын тоя. Бу проектлы финанслауны җәлеп итү үзләренә кыйммәткәрәк төшкән төзүчеләрдә дә, ипотека үтемлеге кимегән сатып алучыларда да чагылыш таба. Нәтиҗәдә, проектларның бер өлеше туктатылып, кичектерелеп тора, ә базарда сорау торгынлыкта – ул киләчәктә ставкалар кимегән очракта уянырга мөмкин.
«Хәзер бер корал – гаилә ипотекасы гына гамәлдә, ул әле барыбер торак сатып алу мөмкинлеген бирә. 2026 елда төп ставка кимүен дәвам итеп, ипотека үтемлерәк булыр дип көтәбез», – диде Дарчинова.
«Татар-информ», Александра Давыдова