Казанда авариядә велосипедчы һәлак булган
Казанда Datsun автомобиле белән идарә иткән 21 яшьлек егет, Аметьев магистрале ягыннан Гвардейская урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, зур тизлектә светофорның тыю сигналына юлны кисеп чыккан 50 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте 1 ноябрь кичендә булган. Бүген хастаханәдә велосипедчының үлүе турында хәбәр иткәннәр.
Фото: © Казан Дәүләт автоинспекциясе