Чаллының Комсомольск районыннан махсус операциядәге хәрбиләргә ярдәм илтәләр
Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Чаллының Комсомольск районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөкнең яңа партиясен юлладылар.
1,4 миллион сумлык һәм 1,5 тонна авырлыктагы йөк маскировка челтәрләрен, азык-төлек продуктларын, төзелеш материалларын, автозапчастьларны, блиндаж шәмнәрен, инвалид коляскаларын, шәхси гигиена чараларын һәм шәхси посылкаларны үз эченә ала.
Ярдәм җыюны «Навигатор успеха» социаль үзәге оештырган, аңа территориаль иҗтимагый үзидарәләр һәм районның битараф булмаган халкы актив ярдәм иткән.
Администрация башлыгы Ленар Әхмәтҗанов бу эшнең әһәмиятен билгеләп үтә һәм өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерә.
«Алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү – безнең уртак бурычыбыз», - ди ул.