Россия халыклары телләре көне 8 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк
Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе халыклары телләре көнен гамәлгә кую турындагы указга кул куйды. Бу документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыкты.
Указ нигезендә, бәйрәм ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк. Чараның максаты – Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү.
Элегрәк Президент 30 апрельдә билгеләп үтеләчәк Россиянең аз санлы төп халыклары көнен гамәлгә кую турындагы указга кул куйган иде.