Бүген Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Татарстанда көндез урыны белән җепшек кар һәм яңгыр явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында әйтелә.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр тизлек белән исә, көндез урыны белән аның тизлеге 15-18 метрга кадәр көчәер дип фаразлана.
Көндез Татарстанда температура 0 дән +5 градуска кадәр булачак.