Добавить новость
World News in Tatar

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Рөстәм Миңнеханов консерваториянең 80 еллыгында: Татар халкының мәдәни мирасын саклыйсыз

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 80 еллыгына багышланган тантаналы кичә узды. Сәхнәдә котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов Казан консерваториясенең 1945 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр Россиядә музыкаль югары белем бирү йортлары арасында алдынгы позицияләрнең берсен алып торуын, югары класслы белгечләр әзерләп чыгаруын билгеләп үтте.

«Барыгызны да бүгенге зур бәйрәм – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә 80 ел тулу белән котлыйм. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 1945 елның язында оештырыла һәм үзенең юбилеен «Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше» дигән символик исемдәге фестиваль белән билгеләп үтә. Бу еллар дәвамында республиканың төп музыка югары уку йорты татар халкының һәм бөтен илебезнең иң яхшы музыкаль традицияләрен саклап кала һәм үстерә. Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында - заманча музыканың легендар шәхесләре - джазмен һәм дирижер Олег Лундстрем, заманның уникаль композиторы София Гобәйдулина», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Казан консерваториясенә бөтен илдән һәм чит илләрдән музыкантлар укырга килә. Соңгы 10 елда гына да бу уку йортын 28 ил вәкилләре тәмамлаган. Консерваторияне тәмамлаучылар дөньяның төрле почмакларында - танылган театр сәхнәләрендә, әйдәп баручы оркестрларда һәм мәгариф учреждениеләрендә эшли.

«Музыкантларның яңа буыннары һәм иҗади яшьләрнең зур һөнәри казанышлар традицияләрен дәвам итүе сөендерә. Без республиканың төп музыка югары уку йортын тәмамлаучыларның уңышлары белән горурланабыз, аларның иҗаты аннан читтә дә билгеле. Консерваториянең кадрлар әзерләүгә һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше республикабызның югары бүләге белән бәяләнә. Казан консерваториясе коллективын һәм барлык чыгарылыш укучыларын югары уку йорты юбилее белән котлыйм, сезгә яңа иҗади уңышлар һәм иң яхшы казанышлар телисем», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе Казан дәүләт консерваториясе коллективына «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды. Аннары Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Кичәнең алып баручылары Идел Кыямов һәм Айзилә Батырханова Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимованың Казан консерваториясенең 80 еллыгы белән котлавын укып үтте.

«Монда һәрвакыт иҗади үзенчәлекле мохит, илһам, мираска хөрмәт һәм яңалыкка омтылыш хөкем сөрә. Күпьеллык эшчәнлек дәверендә ул талантларны җәлеп итү үзәгенә, милли мәдәниятнең югары традицияләре учагына, бөек музыкантлар, педагоглар һәм композиторлар әзерли торган урынга әверелде. Педагоглар коллективына аерым рәхмәт! Сезнең хезмәтегез сайлаган эшкә тугрылык үрнәге булып тора, студентларны рухландыра. Юбилей буыннар дәвамчанлыгы, рухи байлык һәм алга таба чәчәк ату символы булсын», - диелде котлау текстында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясенең алдынгы педагогларына һәм хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән опера-симфоник дирижерлык кафедрасы мөдире, профессор Сергей Ферулев бүләкләнде. Татарстан Республикасының «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән музыкаль театр кафедрасы мөдире, профессор Әлфия Җаббарова бүләкләнде. Композиция кафедрасы доценты Елена Анисимова «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды. «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә махсус фортепиано кафедрасы мөдире Зөлфәт Фәхразиев лаек булды.

Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Рәхмәт хатларын консерваториянең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы мөдире Рөстәм Рәхмәтуллин, хор дирижерлыгы кафедрасы доценты Светлана Устюгова алды.

Җавап сүзе белән Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев чыгыш ясады. Ул Татарстан Рәисенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде, тиздән Бедарусьта Казан консерваториясе көннәре узачагын билгеләп үтте. «Без беренче тапкыр тыңлаучылар алдында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе буларак чыгыш ясаячакбыз», – диде ул.

Бәйрәм кичәсе уңаеннан сәхнә экранында консерватория турында документаль фильм күрсәттеләр. Казан консерваториясенең хор коллективлары XIX һәм XX, XXI гасыр композиторларыннан Нәҗип Җиһанов, Александр Цфасман, Александр Бородин, Иоганн Себастьян Бах, Джакомо Пуччини, Альберт Цабель, Ильяс Камал, Александр Серов, Александра Пахмутова һәм Эдуард Колмановский әсәрләрен башкарды.

Алып баручылар шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның да котлау хатын яңгыратты.

«Бу истәлекле көндә барыбызны да илебез өчен язмышны хәл итә торган көннәрдә - 1945 елгы Бөек Җиңү алдыннан оештырылган данлы консерваториябезнең 80 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Шуннан бирле консерватория гаять зур иҗат юлы узган һәм, югары профессиональлеге, күп буын талантлы укытучыларның күпкырлы иҗади хезмәте нәтиҗәсендә, илдә һәм дөньяда танылган музыка югары уку йортларының берсенә әверелгән. Шунысы куанычлы: Казан консерваториясе аңа нигез салучы – күренекле композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһанов һәм аның көрәштәшләре салган бөек традицияләрне бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый», – диелгән иде котлауда.

Минтимер Шәймиев котлау сүзләрендә Казан консерваториясен тәмамлаучылар белән горурлануы турында да әйтә. «Татарстан Республикасының күп милләтле музыка сәнгатен таныткан күренекле артистлар һәм башкаручылар, композиторлар һәм дирижерлар, концертмейстерлар һәм сәнгать белгечләре. Сезгә татар милли музыкасы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәнегез өчен аеруча рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар һәм киләчәктә дә музыкага һәм сәнгатьнең югары идеалларына илһамлы хезмәт итүегезне телим», - дип әйтә ул.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, скрипкачы Петр Лундстрем, гаилә тамырларына таянып, Татарстан Республикасы белән элемтәсен ассызыклады:

«Казанда булу, биредә чыгыш ясау минем өчен зур шатлык. «Монда әтием туып үскән, шулай ук саф татар кызы – әбием Мөфидә Гыйльман кызы Гобәйдуллина дә тумышы белән Казаннан. Ул Казан консерваториясен тәмамлаган беренче татар кызы. Минем ике бабам, абыйлы-энеле Олег һәм Игорь Лундстремнар, 1947 елда Шанхайдан үзләренең джаз-оркестры белән кайтканда Советлар Союзына – нәкъ менә Казанга килгәннәр. Минем бабам Игорь Лундстрем Казан консерваториясендә укыган. Аны әбием, ягъни аның булачак хатыны укыткан. Казан белән бик күп нәрсә бәйле, монда булу зур шатлык», – диде музыкант.

Тантаналы чара «Консерватория – Җиңү яшьтәше» концерт программасы белән дәвам итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России