Миңнеханов фәнне реаль сектор белән якынайту буенча юл картасын әзерләргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә фәнни мохитне төбәк икътисадының реаль секторы белән якынайту буенча юл картасы әзерләргә кушты. Видеоязманы республика җитәкчесенең матбугат хезмәте бастырып чыгарды.
«Безнең фәнни мохитнең реаль сектор белән якынаерга тиешлеген билгеләп үтәсем килә. Монда гамәли әйберләрдә дә, Иннополис һәм башка яңа юнәлешләрдә дә зур эш алып барыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов докладын тыңлаганнан соң.
«Әйдәгез барлык сорауларны гомумиләштерик, юл картасын ясыйбыз. < > Безнең индустриаль партнерларны җәлеп итәргә кирәк. < > Әйдәгез боларның барысын да рәсмиләштерик», - диде Рөстәм Миңнеханов, профильле структуралар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, Татарстан Фәннәр Академиясе, Казан фәнни үзәге, корпоратив фәнни үзәкләрнең тырышлыкларын берләштерергә кирәк. «Бу безнең көндәшлек, бу безнең киләчәгебез», - дип аңлатты ул.